-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 Май 2020, 13:20

“Әниемне кайтарырга ярдәм итегез...”

Җиде яшьлек малай дәүләт башлыгына ярдәм сорап хат язган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Рас-Әл-Хайма әмирлегендә яшәүче Арчи исемле 7 яшьлек малай әнисен сагынуга түзәрлек хәле калмагач, шәехкә хат язган. Эш шунда: 2020 елның мартында аның әнисе Джессика Бөекбританиягә әтисен җирләргә китә. Тик коронавирус һәм чикләрнең ябылуы аркасында гаиләсенә әйләнеп кайта алмый.
Әнисез 52 көн яшәгән малай чикләрне ябу карарын кабул иткән Рас-Әл-Хайма әмирлеге башлыгына ярдәм сорап хат язган. Ул хатында самолет һәм әнисе белән шатлыклы очрашу мизгелен сурәт итеп тә төшергән. Баланың хаты шәехне битараф калдырмый, билгеле. Әмирлек башлыгы Арчига үз кулы белән җавап хаты яза һәм баланың хыялын тормышка ашыра, Джессика өенә кайта.
Фото:deti.mail.ru
Читайте нас: