+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 Май 2020, 13:10

Җәйге лагерьлар кайчан эшли башлый?

Бу сорауга кичә брифингта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин җавап бирде.

Башкортстанның шәһәр читендәге лагерьлары беренче сменаны 13 июльдә кабул итәчәк дип фаразлана. Бу хакта кичә брифингта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин белдерде.
Республиканың оператив штабы тарафыннан 13 июль традицион җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлану датасы буларак билгеләнде.
"Июнь ае дезинфекция уздыруга һәм барлык лагерьларны балаларны кабул итүгә әзерләүгә багышланачак", — дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Айбулат Хажин белдерүенчә, быел лагерь сменалары вакытында ата-аналар көне кебек традицион форматлардан баш тартырга туры киләчәк. Июнь аенда балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк. Ведомство инде 5тән алып 14 көнгә кадәр кыска, тематик сменаларның берничә вариантын әзерләгән. Бу сменаларның барысы да онлайн-режимда булачак.
Башкортстанның аерым шәһәр һәм районнарында коронавирус буенча эпидемиологик хәл җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 13 июльдән дә иртәрәк башларга мөмкинлек бирсә, "республиканың оператив штабының тиешле карары, һичшиксез, булачак", — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры.
Фото:korolevriamo.ru
Читайте нас: