Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 июль 2020, 17:10

Йорт, гаилә, ромашкалар — бәхет!

"Йорт төзүнең ние бар, сурәтен ясыйбыз да — яшибез", ди Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап сөюче укучылар.

Иң чын йортны — дөрес, кәгазьдән һәм китапханә диварында — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 7 нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре "төзеде". Кәгазь "кирпеч”ләрдән кызыл түбәле “Бәхетле гаилә йорты” җыйдылар. Торба янында шаян мәче йөри, тәрәзәдән бәхетле балалар елмая, тәрәзә төпләрен чәчәкләр бизи! Янәшә генә бәйрәм символы булган ромашка чәчәкләре бәйләмен куйдылар, барлык яшь китап сөючеләргә эскәмиягә утырырга, бәхетле гаилә яши торган йортта, һичшиксез, нәрсә булырга тиешлеге турында уйларга һәм төсле фломастерлар белән “кирпеч”ләргә язарга тәкъдим иттеләр. Мондый уен төсендәге сораштыру балаларга һәм үсмерләргә бик ошады. Җаваплар төрлечә булды: гади генә дә, шактый тирән мәгънәлесе дә. Шулай итеп, гаилә бәхете өчен әни һәм әти, абыйлар-апалар, картәти һәм картәни, песи, эт һәм башка йорт хайваннары; мәхәббәт, игелек, дуслык, үзара аңлашу, гаделлек һәм тугрылык кирәк. Безнең балалар шулай уйлый!
Зөлфия Гыйззәтуллина.
Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәре.
Читайте нас