+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 ноябрь 2021, 10:50

Тәрбияле бала

Баланың тәрбияле булуы ашарга утырганда беленер.

Тәрбияле бала
Тәрбияле бала

Ризаэддин Фәхреддин

Тәрбияле бала

Өзекләр

Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүләрендә булыр.

Мәсәлән, тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, һәрвакыт «туганым» дип кенә эндәшер, шулай ук үзеннән зурларга, бигрәк тә ата-анасына, үзен тәрбияләүче тәрбиячеләренә, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтер...

Баланың тәрбияле булуы ашарга утырганда беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры китереп утырыр. Терсәкләре белән таянмас, ашарга бирүләрен көтәр һәм, бүлеп бирсәләр, шуны ашар. Аз гына кабып, яхшылап чәйнәп ашар...

Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыкка һәм үзенең киемнәренә түкмәс...

Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары, җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.

Тәрбияле бала, аш яныннан торгач, майлы кулы белән әйбер тотмас, кулын киемнәренә сөртмәс, бәлки, яхшылап сабын белән юар. Авызын чайкар, зурлар бар вакытта, алар юынып бетергәнне көтәр, үзенә чират җиткәч юар.

Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр. Әгәр дә үзенең көче җитмәслек эшләр булса, ул вакытта зурлардан үтенер...

Мондый балаларны һәркем яратыр.

 

 

Фото:uroki4mam.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: