+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 ноябрь 2021, 15:40

Беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасы Башкортстанда узачак

Бу хакта социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров хәбәр итте.  

Беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасы Башкортстанда узачак
Беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасы Башкортстанда узачак

"Будапештта CIOFFның 50нче Генераль ассамблеясендә Беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасын 2024 елда Русиядә - нәкъ Башкортстанда үткәрү турында кабул ителде. Бу, нигездә, быел республикада үткәрелгән фольклориаданың чагу һәм яхшы оештырылуын тану аркасында мөмкин булды", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе хәбәр итүенчә, CIOFF президенты Филипп Боссан белән VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылган көннәрдә бу хакта фикер алышу булган. Боссан ул көннәрдә Советның Бөтендөнья балалар фольклориадасын уздыру буенча халыкара нигезләмә әзерләве турында сөйләгән.

"Без CIOFF генераль ассамблеясына безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез, — дип язган республика Башлыгы. — Бу Халыкара балалар иҗаты форумы республика халкына, беренче чиратта, балаларга һәм Уфаның 450 еллык юбилеена менә дигән бүләк булачак. Ә без үз чиратыбызда кунаклар һәм катнашучылар республикада үзләрен яхшы һәм уңайлы хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: