+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
15 ноябрь 2021, 15:00

Сизәсезме?! Яңа ел якынлаша...

Республиканы быел 2 меңнән артык чыршы бизәячәк.

Сизәсезме?! Яңа ел якынлаша...
Сизәсезме?! Яңа ел якынлаша...

1 декабрьгә республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары яңа елга бизәлергә тиеш. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев сүзләренә караганда, 20 декабрьгә кадәр муниципалитетлар чыршы, боз скульптуралары урнаштыруны тәэмин итәргә һәм Яңа ел шәһәрчекләрен ачу тантанасын уздырырга тиеш. Төбәк хакимияте 1160 боз шәһәрчеге төзергә планлаштыра.

Шулай ук кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен 756 шугалак һәм 1173 тау төзеләчәк.

“Бәйрәм бизәлеше кысаларында 2 291 чыршы урнаштырылачак, аларның 2145е – тере чыршы, 146сы – ясалма. Арт-объектлар санын бер ярымга арттыру планлаштырыла (гомум саны 5 мең тәшкил итәчәк)", - дип ачыклык кертте Алан Марзаев.

Аның сүзләренә караганда, районнар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше һәм боз шәһәрчегенә конкурс үткәреләчәк.

 

Фото: novyjgod.com

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: