+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 ноябрь 2021, 16:10

Алинә Заһитованың күлмәге гаеплеме?

Татьяна Навканың кызы ярышларда өченче урынга калган.

Алинә Заһитованың күлмәге гаеплеме?
Алинә Заһитованың күлмәге гаеплеме?

Фигуралы шуу буенча сабыйлар арасында узган Мәскәү өлкәсенең турнирында чыккан гауга дәүләт масштабына кадәр барып җитәр дип кем уйлаган.

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песковның хатыны Татьяна Навка тавыш күтәргән. Ул 7 яшьлек кызы Надежданы судьялар дөрес бәяләмәде дип, Инстаграмда зарлана.

"Башта кирәкме-юкмы дип уйладым, тик нәтиҗәдә, уртаклашырга теләвемне аңладым!

Бу ярышларда Надюша өченче урынны алды. Техника өчен баллар беренче ике урынны алган кызларныкы кебек булды, ә менә артистлык өчен безгә азрак куйдылар. Бу ярышлар, тормыш, төрлечә була, камиллекнең чиге юк, дип әйтәсездер, һәм мин, әлбәттә, килешәм. Тик! Ни өчен шундый бәя, нәрсәне яхшыртырга кирәк, дигән сорауларга судьяларның җавабы шәхсән мине тупикка куйды. Күлмәге ошамаган, һәм музыка, алар фикеренчә, минем яңа тамашамның пиары булып тора!

Кызымның күлмәге — Алинә Заһитованың Олимпия алтынын яулаганда кигән күлмәгенең кечкенә күчермәсе,ә музыка— бөек классика! Миңа, әлбәттә, судьяларның яңа тамашадан хәбәрдар булуы һәм аларда бу музыка балет белән түгел, ә беренче чиратта “NavkaShow” белән ассоциацияләнүе бик ошый. Тик балага балларны нәрсә өчен киметкәнлекләрен ничек аңлатырга? Ул шөгыльләнә, тырыша, ә аларга күлмәк һәм музыка ошамый?!

Тренерлар шок хәлендә, барысын да алыштырырга телиләр. Ә мин каршы! Аларның авыр хезмәте, тырышлыклары, идеяләре һәм карашы өчен миңа нык кыен. Минем бала моны чын күңелдән, энтузиазм һәм кызыксыну белән башкара, чөнки аңа бу ошый! Әйе, ул әнисе кебек, Алинә Заһитова кебек булырга тели һәм ни өчен шулай бәяләүләрен аңламыйм! Олимпия чемпионнарыннан үрнәк алу начармени?! Балаларны шулай хөкем итәргә ярыймени?” — дип яза фигуралы шуу остасы Татьяна Навка Инстаграмда.

 

Фото: sports.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: