Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 ноябрь 2021, 15:00

Әниемә чәчәк бәйләме

Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре осталык дәресләре үткәрде.

Әниемә чәчәк бәйләме
Әниемә чәчәк бәйләме

Әни сүзе — җирдәге иң матур сүз ул. Сабыйның теле дә нәкъ шул сүз белән ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бер үк назлы яңгырый. Дөньяның төрле илләрендә хатын-кызларга багышланган махсус бәйрәм көннәре барлыкка килүе гаҗәп түгел: Русиядә Әниләр көне көзнең соңгы аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрьгә туры килә.

 

Бәйрәм алдыннан 22 нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре Уфаның 13нче коррекцион интернат-мәктәбендә терәк-хәрәкәтләнү аппараты эшчәнлеге бозылуы булган укучылар өчен осталык дәресләре үткәрде.

Башта балаларга безнең илдә Әниләр көне тарихы турында сөйләделәр. Чарада әниләр турында шигырьләр яңгырады, ә аннан бергәләп кәгазьдән бәйрәм букетлары ясадылар. Барысы да бик тырышты, әниләр өчен букетлар искиткеч матур килеп чыкты.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: