+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 ноябрь 2021, 15:10

Роботлар биергә өйрәтә...

Балалар бакчаларында роботлар куллану буенча пилот проект эшли башлаган.

Роботлар биергә өйрәтә...
Роботлар биергә өйрәтә...

Көньяк Кореянең башкаласы Сеулда балалар бакчаларында роботлар куллану буенча пилот проект эшли башлаган. Андроидлар балаларны җырларга, биергә өйрәтә һәм кунг-фу буенча дәресләр бирә. Бу хакта “The Guardian” басмасына сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

Көньяк Корея башкаласы мэриясе вәкиле Хан Дон Сог сүзләренә караганда, шул рәвешле алар балаларны югары технологияле киләчәккә әзерлиләр.

Сеулның балалар бакчаларына барлыгы 300 Alpha Mini роботы китерелгән, аларны күрсәтмә әсбап сыйфатында кулланалар.

“Киләчәктә ясалма интеллект һәм аның белән бәйле кораллар белән идарә итә белү бик мөһим", - дигән  Хан Дон Сог.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: