+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 ноябрь 2021, 16:00

Картәнием белән горурланам!

“Әллүки” почтасына килгән янә бер хат 101 яшьлек картәни турында. Кечкенә оныкчыгы олы тормыш юлы үткән әбисенә иң изге теләкләрен юллый.

Картәнием белән горурланам!
Картәнием белән горурланам!

Бүген, Әниләр көнендә, зур хөрмәткә лаек картәниебезне бәйрәм белән котлыйсым килә. Картәнием Кафия Бәдретдин кызына 101 яшь. Ул 1920 елның 26 февралендә Илеш районының Тәҗәй авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия училищесына укырга кергән. Аннары картәниемне юллама белән Үгез мәктәбенә укытырга җибәргәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында ул татар теленнән, математикадан укыткан. Шул еллардагы хезмәте өчен аны орден белән бүләкләгәннәр.

Картәтием Сабир Табил улы белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергән алар. Картәнием хаклы ялга чыкканчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Аның 5 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуына карамастан, зиһенле безнең әбекәй! Мин аңа озын гомер, сәламәтлек телим!

Әлфия Абдуллина,

3нче сыйныф укучысы.

Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: