+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 ноябрь 2021, 11:40

Куллары алтын аның!

“Әллүки” журналы почтасына җылы эчтәлекле хат килде. Ачык йөзле, уңган, кызлары өчен чын үрнәк булган әни турында ул.

Куллары алтын аның!
Куллары алтын аның!

Бүген – Әниләр көне. Бәйрәм көнендә минем дә әнием Светлана Зәбир кызы Кәримованы яраткан журналым “Әллүки” аша котлыйсым, изге теләкләремне юллыйсым килә.

Әнием Благовар районының Яңыш авылында туып-үскән. Уфа шәһәрендә әтием белән матур гаилә корганнар. Без гаиләдә ике кыз үсәбез. Апам – Илина һәм мин – Арина.

Минем әнием бик тыйнак, уңган кеше. Ул кул эшләренә оста. Әнием бәйләм бәйли, матур күлмәкләр тегә, чигү чигә. Куллары алтын аның! Аш-суга да бик оста, безне төрле тәмле ризыклар белән сыйлый. Әнием пешергән ризыклар һәрвакыт телеңне йотарлык була. Бакчабызда нинди генә чәчәкләр, җимешләр үстерми ул! Безнең бакча иртә яздан кышка кадәр гөрләп чәчәк ата.

Ул безне дә үзе кебек өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кешелекле, кечелекле булырга өйрәтә. Әнием матурлык салонында эшли, хатын-кызларга прическалар, каш-керфекләр ясый. Кыскасы, кешеләргә гүзәллек өләшә ул.

Әниләр көне уңаеннан апам белән кадерле кешебезгә шигъри юллар да яздык.

Үзе япь-яшь, үзе җитез

Минем матур әнием.

Әзерләгән аш-сулары

Йотарлык хәтта телең.

Шат күңелле, ачык йөзле

Ни кисә дә килешә!

Төскә үзе бик нык чибәр,

Саф татарча сөйләшә.

Әти-әни, нәнәйләрем –

Без дус-тату яшибез.

Бәхет, шатлык белән тусын

Килер һәрбер көнебез!    

 

Арина Кәримова,

4 В сыйныфы укучысы.

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: