+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 ноябрь 2021, 12:35

Һәрвакыт булсын Әни!

Балтач районының Сәйтәк мәктәбе укучылары бәйрәм уңаеннан газиз кешеләренә матур бүләкләр әзерләгән. 

Һәрвакыт булсын Әни!
Һәрвакыт булсын Әни!

Әниләр көне – ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – кадерле әниләргә ихтирам, соклану, ярату хисләрен тагын бер кат җиткерү өчен яхшы сәбәп.

Шушы көннәрдә республикабыз балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Әниләр көненә багышланган чаралар үтте. Балтач районының Сәйтәк мәктәбендә дә әниләргә багышланган матур чаралар оештырылды. 2нче һәм 4нче сыйныф укучылары да алардан читтә калмады. Кызлар һәм малайлар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, әниләрен үз куллары белән ясаган аппликацияләр белән сөендерде.

Бүләкләребезне кабул итеп, әниләребез һәм картәниләребез бик шатланды. Ә без, күмәкләшеп бүләкләр әзерләгәндә, тагын да дус-тату булырга өйрәндек, әниләрне хөрмәтләргә кирәклеген, бу бәйрәмнең мәгънәсен аңладык.

2-4нче сыйныфлар җитәкчесе Инзилә Исмәгыйль кызы Сафина.

Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: