Бүген – Халыкара инвалидлар көне. Календарьдагы үзенчәлекле бу дата сәламәт кешеләрне шәфкатьлелек турында уйланырга, мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга чакыра, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең батырлыгына, үҗәтлегенә, талантына һәм сәләтенә битараф булмаганнарны берләштерә.
Бүген #ДоброеСердце отряды волонтерлар Серафимовка балалар йорты-интернаты тәрбияләнүчеләре янында булды. Волонтерлар балаларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшыры.
“Бу очрашудан һәркем балаларга никадәр игътибар, җылылык кирәклеген, аларның моңа мохтаҗ булуын аңлады. Сабыйларның һәммәсенә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телик. Ә безгә барыбызга да ярдәм кирәк булган кешеләр яныннан битараф узмаска, кулдан килгәнчә изгелек кылырга кирәк”, - ди волонтерларның җитәкчесе Альбина Давыдова.
Фото: Альбина Давыдова