-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
17 декабрь 2021, 11:45

Татьяна Навка: " Яңа ел алдыннан нәкъ шундый могҗизалар була да инде!”

Владимир Путин мәктәп укучысын Яңа ел бүләге белән шатландырды.

Татьяна Навка: " Яңа ел алдыннан нәкъ шундый могҗизалар була да инде!”
Татьяна Навка: " Яңа ел алдыннан нәкъ шундый могҗизалар була да инде!”

Татьяна Навка: "Президентның игътибар итүе һәм безнең боз тамашасына чакыруы бик күңелле. Яңа ел алдыннан кешеләр белән нәкъ шундый могҗизалар була да инде”.

2006 елда Туринда Олимпия чемпионы булган Татьяна Навка Русия Президенты Владимир Путинның Ставрополь крае укучысы Татьяна Троценконы “Лебединое озеро” боз тамашасына чакыруы турында яңалыкка шулай итеп үзенең фикерен белдерде.

Навка компаниясе оештырган шоу, Мәскәүдә, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр узачак.

"Владимир Владимировичның игътибар итүе һәм Татьянаны безнең “Лебединое озеро” боз тамашасына чакыруы бик сөенечле.

Татьянаның гаиләсен, барлык туганнарын һәм якыннарын, дусларын әкият карарга бик теләп һәм шатланып чакырам. Аны шәхсән каршы аласым килә, аңа сәхнә артын күрсәтәсем килә.

Яңа ел алдыннан кешеләр белән мондый могҗизалар була, бу шундый сөенечле хәл. Безнең әкият аңа онытылмаслык бәхет мизгелләре бүләк итәр дип өметләнәм”, – ди Навка.

 

Фото: goprosport.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: