+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 декабрь 2021, 09:30

Чеби чыгару җиңелме?

Башкортстанда 11 яшьлек малай инкубатор ясаган.

Чеби чыгару җиңелме?
Чеби чыгару җиңелме?

Салават районының Аркавыл авылыннан алтынчы сыйныф укучысы Вәсил Хәйруллин үз куллары белән инкубатор ясаган. Алай гына да түгел, 15 чеби чыгарган! Бу хакта “Салават җирендә” басмасы хәбәр итә.

Инкубатор кадәр инкубаторга тотынуның тарихы болай башлана. Вәсил пенопласттан ясалган эшләнмәләр белән кызыксына башлый. Бервакыт үсмер Интернетта инкубатор ясау турындагы роликка тап була.

"Май аенда безнең тавык чеби чыгарырга утырды. Аннары ул көн саен оядан бер йомырка ташый башлады. Ватык йомыркаларны карасак, анда -  чебиләр. Улым моңа бик борчылды. Шунда ул Интернеттан карап, кул астындагы әйберләрдән (пенопласт, скотч) инкубатор ясады", - дип сөйләгән басмага малайның әнисе Илзира Хәйруллина.

Яшь тәҗрибәче инкубаторын сынап та караган. Быел җәй аннан 15 чеби чыккан. Инкубатор, чебиләр белән тиз арада уртак тел тапкан малайның беренче тәҗрибәсе бу.

Булдыргансың, Вәсил! Әфарин!

 

Фото: “Салават җирендә” басмасы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: