Барлык яңалыклар
Балачак илендә
25 декабрь 2021, 09:40

Иң зур бәхет – ул...

Ил башлыгы үзе бу хакта нәрсә ди соң?

Иң зур бәхет – ул...
Иң зур бәхет – ул...

Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә киңкүләм мәгълүмат чараларына, сәнгать эшлеклеләренә һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итеп, кешеләрне әти-әни булуның дөньядагы иң зур бәхет булуына инандырырга кирәклеген, ә дәүләт, үз чиратында, гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

"Карьера, иминлек – мөһим әйберләр, әмма әти-әни булу бәхете, шатлыгы матди байлыктан югары булуы безнең кешеләрнең аңына кертелергә тиеш. Бу фикерне көчләп тагарга түгел, киресенчә, зур, тату, матур гаиләнең барлык уңай якларын, балалар булудан да зуррак бәхетнең булмавын күрсәтергә кирәк", - диде Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе барышында.

"Әйдәгез, бергәләп бу юнәлешләр буенча хәрәкәт итик", - дип тәкъдим итте Президент һәм Хөкүмәт алдына "якын арада, киләсе елда, бер елдан соң ана булу һәм туганнан алып мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр балаларга ярдәм итү белән бәйле бөтен чылбырны төзү" бурычы куйды.

 

Фото: rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: