+9 °С
Болытлы
Тимераякта шуарга яратучылар өчен шәп яңалык! Дүшәмбе, 27 декабрьдә, 17.30 сәгатьтә Агыйдел елгасы яр буенда яңа боз шугалагын ачу тантанасы көтелә.
Биредә аны беренче тапкыр ясадылар. Шугалак елга буенда урнашкан һәм аның бөтен икенче ярусын били. Озынлыгы – 1 километрга якын, мәйданы – 12,5 мең квадрат метр. Халыкка уңайлы булсын өчен җылы киенү-чишенү бүлмәләре, тимераякларны прокатка алу, туклану нокталары эшләячәк.
Шугалакка керү-бушлай.
Олысына-кечесенә шәп Яңа ел бүләге булачак ул. Башкалага килсәгез, шугалакны күрми китмәгез!
Фото:eanews.ru