Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 декабрь 2021, 17:55

Яңа елга – иң зур бүләк!

Гаилә өчен сабый туу – һәрвакыт иң шатлыклы вакыйга. Ә ул тылсымлы Яңа ел бәйрәменә дә туры килсә...

Яңа елга – иң зур бүләк!
Яңа елга – иң зур бүләк!

Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәрендәге перинаталь үзәктә декабрь аенда туган сабыйларны әниләренә кечкенә Кыш бабай костюмында китерәләр. Бу хакта “360” басмасы хәбәр итә.

Әлбәттә, перинаталь үзәктә тылсымлы вакыйгалар ел әйләнәсенә бара, ләкин Яңа ел алды бөтенләй башкача. Шушы көннәрдә юбилей да әле – үзәк ачылуга 35 ел тулган.

“Без сабыйларны “декабряталар“ дип йөртәбез. Әниләргә дә ошый, чөнки сабыйлары беренче тапкыр күргәндә үк бик матур костюмда була, алар канәгать", - дип сөйләгән яңа туган балалар бүлеге мөдире Ольга Зеленская.

Мондый Яңа ел “бүләген” кулларына алган әтиләрнең дә күзләрендә бәхет нурлары балкый.  

Һәр бала үз бәхете белән туа. Без исә шушы тылсымлы, серле чорда туган һәр сабыйга илебезнең лаеклы кешесе булып үсеп җитүен телибез.

 

Фото: 360tv.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: