+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 гыйнвар 2022, 12:25

Хуш киләсең, өр-яңа ел!

Башкала халкы яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алды.

Хуш киләсең, өр-яңа ел!
Хуш киләсең, өр-яңа ел!

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә уфалылар һәм башкала кунаклары шәһәр мәйданнарына чыктылар, анда Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында театрлаштырылган һәм уен программалары оештырылды.

Гадәттәгечә, Яңа елны бәйрәм итүнең төп урыны В. И. Ленин исемендәге мәйдан булды. Биредә Дәүләт академия урыс драма театры каршында дүрт сәгатьлек эстрада-күңел ачу программасы узды. Башкортстан эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады, профессиональ һәм үзешчән коллективлар бәйрәм атмосферасы тудырды, шулай ук тамашачыларны күтәренке кәеф белән сөендерде.

Масштаблы “TERRA ZIMA” яңа ел фестивале кысаларында "Кунак сарае" территориясендә бәйрәм чаралары оештырылды. Монда меңләгән уфалылар һәм шәһәр кунаклары Яңа елны “Мираж” төркеме җырлары астында бергәләп каршы алды, дип хәбәр иттеләр Уфа хакимиятендә.

Уфада В. И. Ленин исемендәге мәйданда һәм “Мотор төзүчеләр” Мәдәният сарае каршында башланган яңа ел фейерверкы Яңа елны бәйрәм итүнең кульминациясе булды.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: