+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 гыйнвар 2022, 12:25

Кәнфит урынына китап бүләк ит!

Башкортстанда “Кәнфит урынына” акциясе узган елның декабрь башында старт алды һәм бүген дә дәвам итә.

Кәнфит урынына китап бүләк ит!
Кәнфит урынына китап бүләк ит!

Ул хәйриячеләрне Яңа ел бүләкләренең сыйфатына игътибар итәргә, татлы бүләкләрне китапларга һәм белем бирү программаларына алыштырырга чакыра.

Уфа шәһәренең гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге директоры Венера Хаҗиәхмәтова билгеләвенчә, “Кәнфит урынына” акциясе — бик вакытлы, чөнки тәм-томнар белән һәрвакыт проблема булды.

“Бигрәк тә ул Яңа ел алдыннан, бер бала кәнфитле 15әр Яңа ел бүләге ала", - ди ул.

Проект Башкортстан халкында да җавап уятты. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә китаплар бүләк итәргә теләүчеләр күп булды.

Бөре, Стәрлетамак, Салават, Уфада балалар учреждениеләре җитәкчеләренә нәфис әдәбият һәм укыту программалары тапшырганнар.

Акциягә танылган блогер, табиб-нефролог, диетолог Регина Доктор һәм табиб-педиатр, BabyDoctor School сәламәтлек мәктәбенә нигез салучы Гөлнара Идрисова да кушылды.

Республика клиник психиатрия дәваханәсе Күгәрчен районының “Самрау” гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге балаларына чын бәйрәм оештырган.

“Балалар йортында үсүче бала өчен нәрсә ул китап? Китап – ул мөмкинлек, кирәкле ишекне ачып, бик уңайлы урында калу мөмкинлеге. Бала китап укыганда, бик мөһим процесслар эшли башлый, караш үзгәрә, кирәкле тормыш тәҗрибәсе туплана, формалаша башлый”, — ди балалар психоаналитигы Юлия Хәкимова.

Акцияне оештыручылар билгеләп үтүенчә, балалар йортларында тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү — дөрес гамәл. Еш кына балаларны сөендерергә теләп, алар өчен кәнфит һәм тәм-томнардан посылкалар җыялар. Бу акциянең максаты: кәнфитләрдән тыш, балаларның китапларга, башка белем бирү һәм социаль мөһим әйберләргә мохтаҗ булуы турында сөйләү.

Акция вакыт белән генә чикләнми һәм Яңа ел башлангач та дәвам итә. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Моның өчен бер яки берничә китап сайларга һәм аларны балалар йорты вәкилләренә тапшырырга кирәк. Әгәр дә әдәбиятны башка шәһәргә яки республиканың районына тапшырырга теләсәгез, оештыручылар белән сайтта күрсәтелгән телефон номеры буенча элемтәгә керергә кирәк. Проект Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белен берлектә "Бәхет территориясе" Хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: