+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
3 гыйнвар 2022, 11:10

Уфада “Юлбарыс каникуллары” башланды!

Бәйрәм чаралары 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Уфада “Юлбарыс каникуллары” башланды!
Уфада “Юлбарыс каникуллары” башланды!

Уфаның Ленин, Салават Юлаев исемендәге мәйданнарында һәм Агыйдел елгасы яр буенда 2 гыйнварда “Юлбарыслы каникуллары” старт алды.

Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яр буенда “Минем туганым – юлбарыс” дип исемләнгән чара үтте: катнашучылар ике командага бүленеп, ярыштыларда көч сынашты. “Дөнья халыклары биюләре” өлешендә һәр команда өчен танылган хореографик номердан өзекләр яңгырады. Катнашучылар нинди бию көе яңгыравын аңлап, аны биеп күрсәтергә тиеш иде.

Салават Юлаев исемендәге мәйданда “Танышу-уен”, бию уеннары һәм “Яңа ел җырлары”  конкурсы узды. Вокал батлында теләгән һәркем приз өчен көрәшә алды. Бәйрәм кунаклары өчен танылган артистлар - Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов, җырчы һәм алып баручы Радмир Хәсәнов чыгыш ясады.

Ленин исемендәге мәйданда флешмоблар, конкурслар һәм бию-музыкаль уеннар узды. Уфалылар “Яңа ел яңалыклары” дигән интеллектуаль викторинада катнашты, анда һәркем карточка алып, яңа ел чыгарылышыннан “кайнар” хәбәр уйлап тапкан.

Барлык мәйданчыкларда да бәйрәм программалары Кыш бабайның Яңа ел котлаулары белән тәмамланды. Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, мондый чаралар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: