+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 гыйнвар 2022, 14:40

Чакмагыш сабыйлары дин сабакларын өйрәнә

"Бикә" үзәк мәчетендә балалар өчен файдалы дәресләр оештырылды.

Чакмагыш сабыйлары дин сабакларын өйрәнә
Чакмагыш сабыйлары дин сабакларын өйрәнә

Чакмагыш районындагы "Бикә" үзәк мәчете балаларга дини, әхлаклы тәрбия бирү буенча бик күп матур һәм фәһемле эшләр башкара.
Яңа ел бәйрәменә багышланган каникуллар вакытында да балалар өчен уку залында күңелле һәм файдалы дәресләр оештырылды. Фәһемле чарадан соң, кечкенә дусларыбызны чәй табыны каршы алды.

 Укуның, белем алуның, тәрбияви һәм рухи куәтле дәресләрнең нәтиҗәсе итеп бик күңелле бәйге үткәрелде. Кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, зирәклектә, тизлектә көч сынаштылар. Чара ахырында районыбызның имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Гарифуллин сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.

 Осталык дәресләрен оештыруга ярдәм көче салучы һәм шушы чаралар тезмәсе вакытында курчалап торучы Элнурия апа Шәрипова, мөхтәрәмә остаз Нурия ханымны билгеләп үтмичә булмый. Шәфкатьлелек һәм игелек җирдә ятмый, аларны кылу үзебездән тора. Ә үсеп килүче буынга яхшы тәрбия бирү— изге гамәлләрнең берсе, дуслар.


Юлай НИЗАЕВ.

Чакмагыш районы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: