+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 гыйнвар 2022, 15:30

Бүген Иске Яңа елны каршы алабыз

Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итү каян килеп чыккан соң?

Бүген Иске Яңа елны каршы алабыз
Бүген Иске Яңа елны каршы алабыз

Русиядә бу гадәт революциядән соң формалаша. Аның төп сәбәбе - Юлиан календареннан Григорианныкына күчү. Ике календарь арасында аерма – 13 көн. Әнә шулай яңа календарь белән яши башлау ел башлану датасын үзгәртә. Гадәти булмаган бәйрәм дә барлыкка килә — Иске Яңа ел, ягъни халыкта онытылмаган иске стиль буенча Яңа ел.

Календарьда кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек бу. Балалар белән боз мәйданнарын урап кайту, кичке табын артында тәмлекәчләр белән сыйлану өчен дә шәп форсат.

Искечә Яңа ел чыршы белән бер елга хушлашу көне дә кебек. Яңа елга кадәр тылсымлык бөркеп торган чыршыкайны, уенчыкларны, гирляндаларны җыяр вакыт җитте.

Ә сез Иске Яңа елны бәйрәмгә саныйсызмы, көтәсезме, дуслар?

 

Фото: eventnn.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: