+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
17 март 2022, 10:45

Илназ, Ильяс, Илиза: “Үрнәкле гаиләдә үсәбез!

Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче бертуган Шаһиевлар күркәм гаиләдә канат ныгыта.

Илназ, Ильяс, Илиза: “Үрнәкле гаиләдә үсәбез!
Илназ, Ильяс, Илиза: “Үрнәкле гаиләдә үсәбез!

Тату гаиләдә үсү – зур бәхет. Анда күпме шатлык, җылылык, наз!  Әти-әниле йортта ризыклар да тәмле, бәйрәмнәр дә күңелле, теләкләр дә чынга аша.

Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче бертуган Шаһиевлар да нәкъ шундый матур гаиләдә үсеп килә. Иң өлкәннәре Илназга 11 яшь. Ул 5нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый. Математика, тарих фәннәрен зур кызыксыну белән өйрәнә. Спорт яратучы егет футбол, бассейн, бокс түгәрәкләренә йөри. Киләчәктә гаиләсенең генә түгел, ил терәге – хәрби булырга тели.

Уртанчылары Ильяс 1нче сыйныфта “бишле”гә генә укый. Ул да абыйсыннан һич калышмый – бокс, тхэквондо белән шөгыльләнә, бассейнда йөзә. Буш вакытларында рәсем төшерергә, конструкторлар җыярга ярата. Яшь дустыбызның биюгә дә сәләте бар. “Үскәч акыллы, зур җитәкче булам!”,  - ди Ильяс җитди генә.

Ә төпчекләре Илизага – 1 яшь. Ике абыйсының сөюен, игътибарын, курчалавын тоеп үскән нәни кызчык та көннән-көн һөнәр арттыра.

Әлбәттә, балаларның тырыш, тәвәккәл булуы – әти-әниләренең матур тәрбия нәтиҗәсе. Гөлназ Фәнил кызы һәм Илшат Нургали улы үзләре дә бик актив, чәмле, сәләтле кешеләр. Мәктәптә үткән чараларга да, район, республика конкурсларына да зур теләк белән кушылалар. Әйтик, Алексеевка мәктәбендә “Әти, әни һәм мин” бәйгесендә, шулай ук Киров районы буенча узган “Яшь гаилә – 2021” конкурсында 2нче урын яулаганнар. Быел “Үрнәкле гаилә” конкурсының республика этабына чыккан алар. 

- Без туган телдә аралашып, балаларга гореф-гадәтләрне, дини кануннарны өйрәтеп үстерәбез. Туган телебездә җырлар, милли биюләр башкару – безнең гаиләнең матур традициясенә әйләнде,  - ди әниләре Гөлназ.

Әнә шундый күркәм гаиләдә канат ныгыткан балаларның хыяллары чынга ашсын!

 

Факил Мостафин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: