-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 март 2022, 15:35

Язгы боз чатнап ярылмый...

Әти-әниләр, балаларны сулыклар янына үзләрен генә җибәрмәгез!

Язгы боз чатнап ярылмый...
Язгы боз чатнап ярылмый...

Язгы чорда боз эри башлый һәм тотрыксызга әверелә. Төнге салкында ул әле зур булмаган йөкләнешкә түзәргә мөмкин, әмма көндез бик тиз җылытыла. Бу чорда елга өсләрен каплаган боз шактый калын күренсә дә, эрегән сулар аркасында кеше авырлыгын күтәрә алмый.

Язгы боз көзге һәм кышкы чордагыдан нык аерыла. Әгәр көзге боз кеше авырлыгы астында чатнап ярылса, язгы чорда ул хәвеф турында кисәтеп тормый, боткага әйләнә һәм аңа басып, кинәт суга төшеп китәргә мөмкин.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты язгы кар-боз эрү, ташкыннар һәм боз китү чорында түбәндәге кагыйдәләрне искәртә.

Катгый тыела:

– язгы чорда сулыклар өстенә чыгу;

– боз киткән вакытта елга аша чыгу;

- боз өелгән урында елга янына якын килү;

 - җимерелү куркынычы янаган яр буена бару;

- бозларны ярдан этү;

- елга тирәнлеген үлчәү;

- яргаланган боз кисәкләре өстенә басып йөзү.

Әти-әниләр, балаларны сулыклар янына үзләрен генә җибәрмәгез, гомерләрен куркыныч астына куймагыз!

 

Фото:anuika.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: