Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 март 2022, 15:46

“Әллүки”нең дуслары арта!

Бүген башкаланың 7нче шәһәр модельле балалар китапханәсендә “Әллүки” журналистлары яшь китап сөючеләр белән очрашты.

“Әллүки”нең дуслары арта!
“Әллүки”нең дуслары арта!

“Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы” кысаларында үткән чараны китапханә мөдире Ирина Миңнулла кызы Зиннәтуллина һәм китапханәче Светлана Михайловна Бурукина оештырды.  

–  1984 елда ачылган бу китапханә бервакытта да укучылардан өзелгәне юк. Без ел әйләнәсенә 1700 китап укучыны кабул итәбез. Балалар мәктәптә кушылганны да, үз теләкләре буенча нәфис әдәбиятны да яратып укый. Бигрәк тә мажаралы хикәяләр, энциклопедияләрне еш өйләренә алалар. 21нче лицей, 39нчы, 20нче гимназияләр, 126нчы мәктәп укучылары һәм якында гына урнашкан “Витаминка” балалар бакчасы нәниләре – даими укучыларыбыз. Безнең китапханәдә балалар өчен төрле кызыклы чаралар, очрашулар еш үтә, – ди Ирина Миңнулла кызы.

“Әллүки”челәр белән очрашуга башкаланың 21нче лицее укучылары җыелган иде. Сыйныф җитәкчеләре Зөбәрҗәт Фрат кызы Моталлапова белән берлектә өченчеләр журналист апаларының “Әллүки” журналын ничек басмага әзерләүләре, андагы кызыклы рубрикалар, конкурслар турында сөйләвен кызыксынып тыңлады.

Кыю, үткер балалар үзләре дә сорау бирергә кыенсынып тормады. Кызлар һәм малайлар сыйныф тормышы, уңышлары, нинди түгәрәкләргә йөрүләре, яулаган урыннары турында горурланып сөйләде.

Аларның күбесе җәйге ялларын районнарда яшәүче дәү әниләре, дәү әтиләре янында үткәрә икән. Шуңа да сыйныфта татар телен белүчеләр, аңлаучылар байтак. Бу очрашуда балалар телне тагын да яхшырак өйрәнергә, дәү әниләре белән бергәләп “Әллүки” журналын укырга сүз бирде. Ә без исә сәләтле, тырыш, китап укырга яратучы кызлар һәм малайлар “Әллүки”нең якын дуслары сафында булырлар дип ышанабыз.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: