+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 март 2022, 11:15

Бу йортта әкият яши!

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә“Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы-2022” кысаларында бик матур чара узды.

Бу йортта әкият яши!
Бу йортта әкият яши!

Ур-ра! Балалар һәм өлкәннәрнең яраткан бәйрәме җитте! Балалар китапханәләрендә “Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы-2022” башланды. Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә “Язгы китап әйләнеше” ачылу “Бу йортта әкият яши” дигән уен библиоквестыннан башланды. Очрашуга безнең яшь китап сөючеләребез — Уфаның 5нче лицееның беренче сыйныф укучылары килде. Уен библиоквестын китапханә хезмәткәре Лена Айрат кызы Рәшитова үткәрде.

Меңьеллыклар дәвамында күп кенә китаплар барлыкка килгән һәм юкка чыккан: берәүләре — кешелек хәтерендә бер генә юлы белән булса да истә калган, икенчеләре онытылып беткән. Әмма кеше акылы нинди генә ачышлар ясамасын, әкиятләр сакланып калган.

Нәни укучылар әкият дөньясына гаҗәеп сәяхәт ясадылар, яхшы һәм явыз, мәзәк һәм моңсу, күңелле һәм тапкыр геройлар белән таныштылар. Алар зур кызыксыну белән чагу итеп бизәлгән китапларның рәсемнәрен карадылар, үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, бәла-казага тарыган геройларның “смс-телеграмма”ларына җавап бирделәр. Кызыклы библиоквест чишкәндә дә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барысы да канәгать калды: “Боларын укыйбыз да, башкалары артыннан киләбез!” - диделәр безнең яңа китап укучыларыбыз.

Иң акыллы дустыбыз – Китап бәйрәме уңышлы узды!

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

 

Автор фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: