Барлык яңалыклар
Балачак илендә
30 март 2022, 11:00

Ямьле язны тәбикмәкләр белән каршы алдык!

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында милли бәйрәмнәр гөрләп үтә.

Ямьле язны тәбикмәкләр белән каршы алдык!
Ямьле язны тәбикмәкләр белән каршы алдык!

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйларны республикабызда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Күптән түгел биредә “Май чабу”  (“Масленица”) бәйрәме гөрләп узды.

“Май чабу” бәйрәме тамырлары белән ерак гасырларга тоташа. Салкын, буранлы кышны озатып, ямле язны каршылаганда, кешеләр бәйрәм оештырган, кояшсыман коймак-тәбикмәкләр пешереп сыйланган.

Әкият геройлары алып барган чарада нәниләр уеннарда катнашты, җыр-биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде, табышмаклар чиште. Бәйрәмнең иң кызган мәлендә, себеркесе белән кар-бураннар туздырып, Убырлы карчык килеп җитте. Ул җыр-биюне туктатырга уйлаган иде, тик балаларның самими елмаюы аның да күңелен эретте. Уен вакытында ул кызларга һәм малайларга хәтта себеркесенә утырып, “очарга” да рөхсәт итте.

Бу көнне балалар янына Язсылу да килде. Ул тиздән бар табигатьтә үзгәрешләр булачагы, җылы яклардан кошлар кайтачагы, бар дөньяның яшеллеккә күмеләчәге хакында сөйләде.  Бәйрәм Язсылу белән бергәләп чыжлап торган самавырдан коймаклап чәй эчү белән тәмамланды.

Наилә Дәүләтова, Альбина Гарипова,

укытучы-логопедлар.

Дүртөйле шәһәренең “Ләйсән” 10нчы балалар бакчасы.

Рәйсә Хаҗипова фотолары.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: