Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 апрель 2022, 10:10

Сабыйлар шигырь укып үсә!

Чакмагыш районының Рапат балалар бакчасында якташлары Рәсимә Ильясованың иҗаты буенча бик кызыклы дәрес үтте.

Сабыйлар шигырь укып үсә!
Сабыйлар шигырь укып үсә!

“Әллүки”не укып баручы нәни дусларыбызга Рәсимә апа Ильясованың исеме яхшы таныш. Гомере буена укытучы булып эшләгән, балалар тормышын якыннан белгән Рәсимә Гыймран кызы безне берсеннән-берсе кызыклы, фәһемле, тәрбияви шигырьләре белән сөендереп кенә тора. Аның иҗади күчтәнәчләрен “Әллүки”нең дуслары көтеп ала. Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә дә шигырьләренә карата фикерләрен белдереп, рәхмәт әйтәләр. 

Күптән түгел Чакмагыш районының Рапат авылы балалар бакчасында Рәсимә Ильсованың иҗатына багышланган бик кызыклы дәрес үткән. "Мин бит шагыйрь түгел, шигырьләрдә бары – минем күнел!" дип аталган дәрестә тәрбияче апалары кызлар һәм малайларны Рәсимә Гыймран кызының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырган, шигырьләрен, хикәяләрен укып ишеттергән.

“Балалар Рәсимә апаның "Чылтыр чишмә", Көзге монңар", " Мин сезнең белән калам", "Үз ягыма кайтсам"," Кынгырау чәчәк" дип исемләнгән китапларында, гәзит-журналларда басылган шигырьләрен бик кызыгып, ихлас күңелдән тыңлап утырды”, - дип яза тәрбияче апалары.

Рәсимә Гыйран кызы үзе яшәгән төбәктә балаларны “Әллүки” журналы белән таныштыра, алар акыллы, зиһенле, үз туган телләрен, сүз кадерен белеп үсеннәр өчен зур көч сала. Шигъри күңелле апабызга сәламәтлек, илһам чишмәләренең һич тынмавын, матур иҗат җимешләре белән безне дә сөендереп торуын телибез!

 

Фото: Чакмагыш районының Рапат авылы балалар бакчасы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: