+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 Май 2022, 10:35

Балаларга кузгалакны ничә яшьтән ашатырга ярый?

Бакчалар кардан ачылу белән, беренчеләрдән булып кузгалак баш төртте.

Балаларга кузгалакны ничә яшьтән ашатырга ярый?
Балаларга кузгалакны ничә яшьтән ашатырга ярый?

Витаминлы, файдалы бу үләнне болай да ашыйлар, ашын пешерәләр, салатлар әзерлиләр, хәтта медицинада кулланалар.

Кузгалак яфраклары — магний, кальций, натрий, калий һәм тимер кебек бик мөһим минераллар чыганагы.

- Кузгалак витаминнарга бай һәм сезонлы авитаминозга каршы көрәшү өчен менә дигән чара булып тора. Ул организмдагы витаминнар запасын тулыландырачак һәм сәламәтлекне ныгытачак,-ди гастроэнтеролог-гепатолог Ольга Аришева. - Кальций һәм К витамины кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары патологияләреннән ярдәм итә. Шулай ук, тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара, күзләре начар күргән кешеләргә дә файдалы.

Табиб билгеләвенчә, балаларга кузгалакны өч яшьтән рационга акрынлап кертергә киңәш ителә. Бу үсемлек организмны үстерү өчен кирәк булган витаминнар һәм микроэлементларга бай һәм баланың иммунитетын, нерв системасын ныгытырга ярдәм итә. Моннан тыш, кузгалак ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген һәм балаларның аппетитын яхшырта.

Шулай да кузгалакның химик составы өлгерү этабына карап үзгәрә. Әйтик, орлыкланган үсемлектә кузгалак кислотасы күпкә югары. Шуңа да үсемлекнең өлгергән яфракларын куллану бала организмында минераль алмашуны бозуга китерергә мөмкин.


Кузгалакның файдасы күп булуга карамастан, кайбер авырулары булган кешеләргә аны кулланырга ярамый. Ашкайнату системасы патологияләре булганнарга кузгалакны рационнан төшереп калдырырга кирәк. Бу югары кислоталы гастрит һәм ашкайнату-эчәклек тарктында җәрәхәтләре булганнарга кагыла. Ашказаны асты бизе ялкынсынуы, подагра, бөерләрдә ялкынсыну һәм таш булган кешеләргә дә кузгалак куллануны тыярга кирәк.

 

Фото: botanichka.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: