+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 Май 2022, 10:45

Балаңа лагерьны ничек дөрес сайларга?

Җәй башлангач, ата-аналар алдында шушы сорау туа.

Балаңа лагерьны ничек дөрес сайларга?
Балаңа лагерьны ничек дөрес сайларга?

Заманча мәктәп өчен хас булган уку йөкләнешләре бала организмының саклану көчләрен киметә һәм авыру артуга китерә ала. Каникуллар балаларның сәламәтләндерү һәм ял итү, аларның хәрәкәтләнү активлыгын арттыру өчен балалар сәламәтләндерү оешмасында булу мөмкинлекләрен кулланырга мөмкинлек бирә.

Монда балалар сәламәтлеген ныгыта гына түгел, күп дуслар таба, яңа, кызыклы белем һәм кыйммәтле тәҗрибә ала. Лагерьга бару онытылмаслык күп тәэсирләр калдыра.

Җәй башлангач, ата-аналар баласын ял иттерүне планлаштыру һәм лагерьны ничек дөрес сайларга дигән авыр сорау белән очрашалар.

Хәзерге вакытта бик күп балалар лагерьлары бар, безнең белешмә аны сайларга ярдәм итәчәк.

Балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлеге санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормативларга туры килү турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә булган очракта гына гамәлгә ашырыла.

Шуңа күрә, тәүлек буе эшләүче лагерь сайлаганда, ата-аналар http://02.rospotrebnadzor.ru/content/256/41131/ сайтында балалар ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү эшчәнлегенә санитар-эпидемиологик бәяләмә алуын-алмавын тикшерә алачак.

 

Фото:rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: