+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 Май 2022, 14:55

Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!

Өч бала тәрбияләүче Гыйләҗевларның игезәк уллары туган.

Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!
Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!

Әбҗәлил районының ЗАГС  идарәсендә агымдагы елның беренче игезәкләрен теркәгәннәр. Азат һәм Мария Гыйләжевлар гаиләсендә ике малай туган. Игезәкләргә Марат һәм Мират дип исем биргәннәр.

Юстиция эшләре буенча төбәк комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, игезәкләрнең өйдә 7нче сыйныфта укучы абыйлары Артем, 2нче сыйныфта укучы Анжелика һәм ике яшьлек Алисә көткән.

"Игезәкләр туу бер дә гаҗәп түгел, чөнки алар гаиләдә ике яклап та бар. Балаларның әниләре үзе игез сыңары, әтиләренең абзыйлары игезәкләр", - дип белдерделәр ведомствода.

Гаилә башлыгы Азат Магнитогорск металлургия комбинатында эшли, ә хатыны Мария мәктәп ашханәсендә пешекче булган. Күпбалалы гаилә үзләренең зур йортында яши, хуҗалык тота, бакча үстерә.

 

Фото: Госкомюстиции РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: