Барлык яңалыклар
Балачак илендә
17 Май 2022, 09:55

Җәйге лагерьларда 400 меңнән артык бала ял итәчәк

Бу хакта Башкортстаның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалының туры эфирында сөйләде.

Җәйге лагерьларда 400 меңнән артык бала ял итәчәк
Җәйге лагерьларда 400 меңнән артык бала ял итәчәк

Агымдагы елның җәйге чорында барлык ял рәвешләре белән 400 меңгә якын баланы колачлау планлаштырыла, бу мәктәп яшендәге балаларның гомум саныннан 78,6 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта Башкортстаның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалының туры эфирында сөйләде.

- Агымдагы елда Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрында 1547 оешма исәпләнә, - дип билгеледе Айбулат Хажин. - 2021 елда –1462 оешма. Быел республикада 95 – шәһәр яны лагере, 815 – көндезге лагерь, 581 балалар хезмәт һәм ял лагере, 53 махсус (профильле) лагерь, 3 палатка лагере эшли.

Агымдагы  елның җәйге чорында лагерьларда тиешле квалификацияле һәм белемле 25 мең кеше эшләячәк, шуларның 13,6 меңе – педагогик хезмәткәр, 2,9 меңе – идарә системасы җитәкчеләре һәм белгечләре, 1,7 меңе – медицина хезмәткәрләре һәм башкалар.

Республика бюджетында быел балаларның җәйге ялын оештыруга 1 миллиард 798 миллион сум финанс чаралар каралган.

Агымдагы елда ковид буенча санитар-эпидемиоглогик үзгәрешләр кертелде:

- шәһәр яны лагерьларның тулылануы узган елдагы кебек 75 процент түгел, ә 100 процент булачак;

- заездлар бер үк вакытта түгел, тәүлек эчендә башкарылачак;

- балалар һәм яшьләр өчен оешмаларда ачык һавада киңкүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә;

- COVID-19га ПЦРны шәһәр яны лагерьларындагы хезмәткәрләр сменага кадәр 2 көн алдан тапшырачак. Әлеге тикшерү республика бюджеты акчалары исәбенә башкарылачак.

 

Фото:kidpassage.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: