+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 Май 2022, 16:45

Мондый урында олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала!

Шушы көннәрдә Серафимовка балалар интернат-йортында республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре булды. Алар барысын да үз күзләре белән күреп, аралашып, нинди нәтиҗәләр ясаган?

Мондый урында олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала!
Мондый урында олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала!

Сәфәрне оештыручы – “Ломая барьерлар” үзәге директоры, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Алинә Хәбирова. Балалар йортына бару башлангычын “Потерь нет” Хәйрия фонды рәисе, шулай ук Уфа хосписының башкарма директоры, республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Совет әгъзасы Радмила Сурначева, Башкортстан инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенрусия оешмасы һәм “Содействие” җәмәгать оешмасы төбәк бүлеге рәисе Людмила Сәхапова да күтәреп алды.

***

- Без анда бернинди кисәтүсез барып кердек, - ди Алинә Хәбирова. – Бу планлы яки планнан тыш тикшерү булмады, без хезмәттәшләр белән килештек тә юлга чыктык.

Керү юлында безне сакчы каршы алды. Ул таныш булмаган хатын-кызларны кертмичә, каршы басты, ә фойеда безне икенче корпуска китеп баручы өлкән шәфкать туташы Земфира Һадыева күреп алды һәм гаҗәпләнүен яшермәде. Интернат директоры Алмаз Низамиевның күргәндә, без инде битлек һәм бахиллар киеп утыра идек.

Бина эченә кергәндә, игътибарны тәү чиратта чисталык һәм тәртип җәлеп итте. Ул бөтен җирдә дә: коридорларда, уен һәм йокы бүлмәләрендә, хезмәт бүлмәләрендә һәм ашханәдә. Талантлы рәссам һәм интернат хезмәткәрләре тарафыннан буялган диварлардагы рәсемнәр аеруча күзгә ташлана. Чәчәкләрнең чагулыгы күзгә бәрелми, тыныч бердәм стильдә эшләнгән һәм, мөгаен, шуңа да биредә рәхәт. "Тере почмак”лары һәм төрле үсемлекләрдән торган оранжереяләре бар. Уенчыкларның күплеге һәм төрлелеге хәйран калдыра. Алар бөтен җирдә: караватларда, тәрәзә төбендә, киштәләрдә, уен бүлмәләрендә. Китаплар да күп. Шулай ук балаларның безне ничек кабул итүләре таң калдырды: алар каршыга йөгереп чыктылар (кызганычка каршы, күпләренең адымнары ышанычлы түгел), безгә шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, бармакларында ничә яшь булуын аңлатырга тырыштылар, итәккә утырып, уенчыклары белән бүлештеләр, ә кочып алуларыннан күңелдә хисләр өермәсе...

***

Серафимовка балалар интернат-йортында 4 яшьтән 25 яшькә кадәрге инвалид балалар тәрбияләнә. Бүген биредә 262 бала яши, аларның 135е – тома ятим, 79ының – әти-әнисе бар, 65е – 18 яшьтән өлкән.

Балалар монда тик ятмый. Тәрбияләнүчеләр белән көндәлек чаралар, барлык планнар һәм программалар балаларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә һәм җайлаштырыла. Уку елы башланыр алдыннан барлык планнар һәм программалар методик совет утырышларында карала һәм раслана.

Балалар белән логопедлар, психологлар, дефектологлар һәм башка юнәлештәге тар белгечләр эшли. Биредә хореография сыйныфы бар, укыту өчен 27 сыйныф бүлмәсе, төрле техник мөмкинлекләре булган, проектор, видео - һәм фотоаппаратура белән җиһазландырылган компьютер кабинеты бар, ә социаль-көнкүреш реабилитациясе кабинеты барлык кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Аерым дәресләр үткәрү өчен балалар бакчасыннан яки башка балалар мәгариф учреждениеләреннән белгечләр килә. Күпфункцияле заманча спорт, тернәкләндерү җиһазлары булган 9 спорт залы бар. Үсмерләр өчен тегү һәм бәйләү остаханәләре ачылган. Кыскасы, интернатның матди-техник базасы тиешле дәрәҗәдә.

***

Интернат директоры Алмаз Низамиевтан мондый җитди тәэмин ителү булганда, гомумән, проблемалар булырга мөмкинме соң, дип кызыксынам.

- Мөмкин, - ди ул. - Соңгы тапкыр биналарны ремонтлауны финанслау 2020 елның гыйнварында булды. Без бер елга ике блокны ремонтлыйбыз. Күрүегезчә, көчле яңгырлардан соң ашханә түбәсеннән су үтә. Юлларның асфальт өслеге дә начар, балаларны коляскаларда йөртү өчен бик уңайсыз. Кадрлар белән проблемалар бар. Әгәр безнең штат тулысынча комплектланган булса, һәр паллиатив баланы кулда гына йөртер идек. Хезмәткәрләр белән без бары 70 тик процентка гына комплектланган.

Безнең ишекләр волонтерлар өчен һәрвакыт ачык, җәйге чорда килүләренә аеруча шатбыз. Алар безнең балаларга китаплар укый, алар белән шөгыльләнә, саф һавада йөри, спектакльләр оештыра.

Әмма соңгы елларда коллектив бер үк анонимчының активлыгыннан җәфа чигә. Әлбәттә, җаваплы органнар тикшерә. Тик безгә карата “Роспотребнадзор”ның да, прокуратураның да җентекле тикшерүләреннән соң, бернинди сораулар да тумады. Бу анонимга хәтта ковид вакытында безнең махсус костюмнарда йөрергә мәҗбүр булуыбыз да ошамады, ә бу бит балалар учреждениесе, бигрәк тә үзенчәлекле балалар тәрбияләнгән.

***

- Мин Серафимовка балалар интернат-йортында беренче тапкыр, - дип билгеләп үтте Алинә Хәбирова. - Анда балаларга карата чын кайгыртучанлык һәм игътибар күрдем. Ачык йөзле хезмәткәрләр, балалар белән шөгыльләнү өчен кирәкле уенчыклар һәм җыелмалар. Планлаштырылган тактиль мәйданчыкның урнашу урынын билгеләү өчен территорияне карап чыктык. Балалар йорты турында миндә бары тик уңай тәэссоратлар гына калды.

- Соңгы ике айда бу минем Серафимовка балалар интернат-йортына икенче килүем, - диде Радмила Сурначева. - Миндә балалар начар яши, хезмәткәрләр алар белән рәхимсез мөгамәләдә икән дигән фикер тумады. Бер генә балада да тән җәрәхәтләре, күгәргән урыннар күрмәдем. Балалар аралашудан һәм кагылудан курыкмый.

Гомумән алганда, кайбер теләкләрем бар. Минем шәхси фикеремчә, бу интернат паллиатив балалар өчен түгел. Аларга монда начар дигән сүз түгел бу. Әлеге интернат – социаль учреждение, ә мондый хәлдәге балаларга даими медицина күзәтүе астында булырга кирәк. Шунысы сөендерә, җитәкчелек һәм хезмәткәрләр бергә эшләргә әзер.

Серафимовка балалар интернат-йортына бару минем өчен беренчегә генә түгел, шуңа күрә күп кенә балалар Людмила Сәхапованы, башкаларга караганда, танып, ешрак кочып алдылар. Йөрәк, әлбәттә, һәрвакыт бер нәрсә турында кычкыра: балалар өйдә, гаиләдә яшәргә тиеш, хәтта бик катлаулы очракта да . Әмма шулай язган икән инде, димәк, бу балаларның тормыш шартлары лаеклы булырга тиеш. Һәм менә мин кабат монда... Хезмәткәрләр белән танышларым кебек генә түгел, яхшы дусларым кебек аралашам.

Бу юлы күргәннәремнәр шулар, - дип дәвам итте Людмила Ивановна, - Чиста. Бөтен җирдә: бүлмәләрдә, санузелларда. Өйдә дә мондый чисталыкны саклап булмый! Ә монда бу – авыр хезмәт. 

Күзләр. Алар беркайчан да алдамый. Хезмәткәрләрнең карашлары тикшерүләрдән арыган, тик барыбер игелекле. Балаларның күзләре моңсу, әлбәттә, барысының да гаиләдә буласы килә, һәркем үзен алуны көтә. Шулай да алар хезмәткәрләргә кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтле, тәрбиячеләрен кочаклап алалар.

Эш. Ул монда һәр почмакта бара. Төркемнәрдә дә, аерым да.

Әйберләр. Һәр баланың үз шкафы, киемнәре бар, тәрбиячеләре юа, киптерә, үтүкли, һава торышына карап, киендерә.

Ризык. Ашханәдә шундый тәмле ис! Көннәр, айлар, еллар белән тупланганны тиз генә төзәтү мөмкин түгел. Кайбер ашханәләрдә күңел болгаткыч ис була. Ә монда ул бөтенләй юк! Барысы да чиста һәм яхшы! Бу да хезмәткәрләрнең зур хезмәте.

Балалар белән мөгаләмә яхшы, игелекле. Һәм бу бөтен нәрсәдә дәкүренә. Балалар үзләрен тыныч тота, елмая, димәк, курыкмыйлар! Һәм бу бик мөһим. Мондый урында олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала. Башкалар түзмәячәк.

Боларны тою өчен бирегә үзегез эшкә килегез! Атнага, айга. Бу балаларны, хезмәткәрләрне якыннан күрегез, тоегыз, ашханәдә ашагыз, җитәкчелек белән аралашыгыз, яхшырак эшләр өчен тәкъдимнәрегезне кертегез!

Гүзәл Ибраһимова,

Республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге матбугат хезмәте

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: