+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 Май 2022, 08:30

Уенчыкны алам дип...

Биш яшьлек сабыйга коткаручылар ярдәмгә килгән.

Уенчыкны алам дип...
Уенчыкны алам дип...

Кумертауда кичә, 27 майда, коткаручылар биш яшьлек сабыйга ярдәмгә килгән. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

112 хезмәтенә баланың кулы диван механизмына кысылуы турында хәбәр килгән. Коткаручылар куркудан һәм кулы авыртудан елаган баланы азат итү өчен мөмкин кадәр тизрәк килергә тырышкан. Сабыйның кулы диванны төшерә-күтәрә торган механизмга кереп кысылган. Ул диван астындагы әйберләр куела торган урынга төшеп киткән уенчыгын алырга уйлаган, әмма бәлагә юлыккан.

Бәхеткә, коткаручылар баланы азат иткән һәм табибларга тапшырган.

 

Фото:Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: