+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
31 Май 2022, 18:05

Башкортстан "Геройлар узышы"на әзерләнә

Экстремаль узышта быел беренче тапкыр балалар да катнашачак. 

Башкортстан "Геройлар узышы"на әзерләнә
Башкортстан "Геройлар узышы"на әзерләнә
4 июньдә Чишмә районында урнашкан “Патриот” паркында “Гонка Героев” федераль узышы үтәчәк.

Кешеләрне спортка, сәламәт һәм актив тормыш рәвешенә җәлеп итү максатыннан оештырылган чара быел шунысы белән үзенчәлекле – “Геройлар узышы”нда беренче тапкыр Башкортстанда балалар трассасы барлыкка киләчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Геройлар узышы” проектының төбәк җитәкчесе Эдуард Шәфиев сөйләде.
 
“Геройлар узышы” оешмасы Башкортстанда 2018 елдан бирле эшләп килә. Шул вакыттан алып 11 чара үткәрелгән. Проектның форматы – каршылыкларны кичеп, сукмак юлдан йөгерү. Чара Русия Оборона министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

“Геройлар узышы”нда катнашучылар быел өч категориядә көч сынашачак:
“Чемпион” категориясе. Трассаның озынлыгы 10 километр, ул 35 каршылыктан тора.
“Маҗаралар” категориясе. Трассаның озынлыгы - 5 (25 каршылык) һәм 10 чакрым (35 каршылык). Аларны алтышар кешедән торган төркемнәр узачак.
“Геройлар узышы. Балалар” трассасының озынлыгы 2 чакрымга кадәр, анда 15 каршылык булачак. Балалар 6-8 яшь, 9-11 яшь һәм 12-14 яшь категорияләренә бүленәчәк һәм командалар белән ярышачак.
 
Эдуард Шәфиев сүзләренә караганда, экстремаль узышның балалар форматы - бик сирәк күренеш. Каршылыклар җыелмасы балалар өчен хәвефле түгел, яшь үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән. Моннан тыш, Башкортстанда балалар йөгереше кысаларында илдә беренче тапкыр лазер тиры белән этап сыналачак.

“Чара дәвамында күңел ачу, спорт активлыклары белән фан-зона эшләячәк, бай концерт программасы көтә. Шуңа да киңкүләм чарага гаиләләр белән чакырабыз. Узышта катнашучы һәркем истәлекле жетон алачак, алар өчен кыр кухнясы эшләячәк. Җиңүчеләрне партнерлардан бүләкләр көтә”, - диде Эдуард Фәнис улы.

"Геройлар узышы"нда теләге булган һәркем катнаша ала – www.gonkaufa.ru сайтында теркәлергә һәм билет хакын түләргә генә кирәк.

Фото: rbc.ru


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: