+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 июнь 2022, 11:25

Яңа җырны сез дә яратып җырлагыз!

Яраткан шагыйрәбез Люция Әблиева сүзләренә язылган җыр Татарстанда җиңү яулады.

Яңа җырны сез дә яратып җырлагыз!
Яңа җырны сез дә яратып җырлагыз!

Кичә, Балаларны халыкара яклау көнендә,  Татарстанның “ШАЯН ТВ” каналы студиясендә “Балачак җыры” бәйгесенең 3нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган.  Бу чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “ШАЯН ТВ” каналы оештыра.

Быел “Балачак җыры 2022” бәйгесенә 114 җыр килгән. Авторлар арасында профессиональ композиторлар да, үзешчәннәр дә бар. Шунысы сөенечле: җыр бәйгесендә җиңүчеләр арасында безнең яраткан шагыйрәбез Люция Әблиеваның иҗат җимеше дә бар. Аның “Токмач кисәм” шигыренә Чаллыда яшәүче композитор  Эльвира Нигъмәтуллина көй язган дип хәбәр иткән идек иде. Әнә шул матур һәм күңелле җыр бәйгедә биш иң яхшылар арасына кергән.

Җиңүчеләр исемлегендә янә дүрт балалар җыры: “Сабантуй бүген бездә” (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе), “Әнием - иң газиз кешем” ( Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), “Бие әле” (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе), “Дуслар күп булсын” (Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе) җырлары.

Балалар өчен искиткеч матур җыр иҗат иткән авторларны чын күңелдән котлыйбыз! Люция Мәснәви кызына балаларны киләчәктә дә эчтәлекле, мәгънәле, кызыклы шигырьләре белән сөендереп торуын телибез. Композиторлар бу сүзләрне көйгә салып, балалар өчен матур җырлар туып торсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: