+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 июнь 2022, 15:00

Җәйге ялга Луганскидан балалар килде

Алар кайсы районнарда ял итәчәк?

Җәйге ялга Луганскидан балалар килде
Җәйге ялга Луганскидан балалар килде

Башкортстанга Луганск Халык Республикасыннан 199 укыучы җәйге ялга килде.  Аларны  “Уфа” тимер юл станциясендә ирекмәннәр һәм аниматорлар каршы алды.

Тәүге тәэссоратлары белән Красный Луч шәһәреннән София һәм Богдан уртаклашты. ”Безнең Башкортстан тауларын, бай табигатен күрәсебез, башка балалар белән танышасыбыз килә. Сәфәр озак булды, юлда бераз арытты, әммә алдагы кызыклы очрашулар күңелгә рәхәтлек бирә”, – диде алар.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов әйтүенчә, балаларга күңелсезләнергә форсат булмаячак, ял программасы бай, эчтәлекле. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, балаларны сәламләп, аларны республикада күрүгә шат булуларын белдерде.

“Без ял истә калырлык булсын, Башкортстан, аның табигате яхшы тәэссоратлар бүләк итсен өчен барысын да эшләячәкбез. Бу ял бүгенге катлаулы чорда сезнең тормышыгызда якты бит булыр дип ышанабыз. Әти-әниләрегез белән бәйләнештәбез. Сезгә яхшы кәеф һәм күңелле ял телибез, – диде Максим Забелин.

Красный Луч шәһәренең 20нче мәктәбе укытучысы Анна Грибоедова Башкортстан җитәкчелегенә һәм республика халкына балаларның ялын оештырулары өчен ихлас рәхмәт белдерде.

“Без балаларны республикадагы иң яхшы лагерьларның берсенә – Күмертаудагы “Зеленые дубки” лагерена урнаштырабыз. Алар өчен ял, күңел ачу программасы, осталык дәресләре оештырылачак. Шулай ук республикабызның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләрдә булачаклар”, – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Укучылар республикада 21 көн ял итәчәк. Җәйге чорда Луганск Халык Республикасы балалары өчен сигез заезд оештырылачак, меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла.

“Ел азагына кадәр Луганскидан 300гә якын кеше республика шифаханәләрендә давалана алачак”, – дип белдерде Максим Забелин.

Балаларны, “Зеленые дубки” лагереннан тыш, Калтасы районындагы “Салют”, Мәләвездәге “Дружба” спорт-савыктыру комплексы һәм Илеш районындагы “Орленок” лагере көтә.

 

Фото: ”Башинформ”.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: