Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 июнь 2022, 23:10

Балачакның бәхетле мизгелләре

Уфаның 22 нче модельле балалар китапханәсендә “Җәй һәм китап-2022” шәһәр конкурсы ачылды.

Балачакның бәхетле мизгелләре
Балачакның бәхетле мизгелләре

1 июньдә Уфаның 22 нче модельле балалар китапханәсендә ел саен үткәрелә торган “Җәй һәм китап-2022” җәйге китап уку шәһәр конкурсы ачылды. Быел “Җәй буйлап 80 көндә” девизы астында үтүче чара бөек фантаст Жюль Верн иҗатына багышланды.

Бәйрәм—танып-белү программасына 5нче лицейның “Радуга” мәктәп яны лагере балалары килде. Балалар 28 ел дәвамында барган “Җәй һәм китап” конкурсы тарихы, аның шартлары белән танышты. Бәйге Русия халыкларының мәдәни мирас елы, Һөнәри белем бирүне модернизацияләү елы, Башкортстан Республикасында лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы, маҗаралы әдәбиятка нигез салучы Жюль Верн китаплары елы кысаларында үткәрелә.

 Укучылар ике командага бүленеп, урыс халык әкиятләренә багышланган күңел ачу квесты узды. “Шалкан”әкиятен сәхнәләштерү барысына да бик ошады. "Җәй һәм китап" конкурсында катнашырга теләүче балалар биремнәр белән флаерлар алдылар.

Үз укучыларыбыз өчен зур булмаган бәйрәм дә оештырдык. Балалар шарлар, конкурс биремнәре белән флаер һәм кечкенә бүләкләр алдылар.

Укучыларыбыз да читтә калмады, искиткеч бию белән безне сөендерде. Көн бик күңелле һәм уңышлы узды.

Һәр бала бәхетле балачакка хокуклы. Һәм бары тик безгә, өлкәннәргә, аның нинди булуы бәйле. Нәниләрнең барысы да үзләрен яратуларын, кирәклеген һәм яклануын тойсыннар иде. Һәм беркайчан да битарафлык һәм рәхимсезлек белән очрашмасыннар иде.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: