+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
14 июнь 2022, 17:25

Уфа — бәхетлеләр шәһәре!

Бәйрәм көнендә балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре мавыктыргыч программа әзерләгән иде.

Уфа — бәхетлеләр шәһәре!
Уфа — бәхетлеләр шәһәре!

Шәһәр һәм Русия көнендә уфалыларны һәм башкала кунакларын “Бәйрәмчә Уфа " фестивале чагу һәм күп төстәге әйлән-бәйләнгә әйләндереп алды. Спектакльләр, цирк номерлары, осталык дәресләре, күргәзмәләр, фотозоналар...  

“Уфа читающая” мәйданчыгында да кеше бихисап булды, анда Уфа шәһәре балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч программа әзерләгән иде.

Балалар һәм үсмерләр Кызыл Калфак, Күбәләк, Кикимора һәм Скоморохалар белән бергәләп Русия халыкларының күңелле хәрәкәтле уеннарына бик теләп кушылды. Бәйрәм чарасында катнашучылар асфальтта рәсем ясап, рәссамнар да, осталар да булып карады — барысының да үз куллары белән матур бәйрәм открыткалары, гадәти булмаган эшләнмәләр ясыйсы килде. Ә “Читающий город детства” һәм “Уфа в сердце моем” күргәзмәләрендә китаплар белән барысы да бик кызыксынып танышты. Биредә классик һәм интерактив китаплар белән танышып кына калмыйча, шәһәребездә булган күренекле шәхесләр турында аз билгеле фактлар белән дә танышырга мөмкин иде. Һәм, әлбәттә, һәркемнең туган Уфаны яратуын җәяүлеләр аллеясын бизәп торучы төрле төстәге кечкенә флагларга теләкләр язып белдерәсе килде.  “Синең белән бик горурланам...”, “монда килгәндә шатлык һәм бәхет кичерәм...”, “ син халкыбызга шатлык өләшеп, көннән-көн матурланасың”, “яраткан шәһәрем тагын да үссен, чәчәк атсын...” —  дистәләгән флагларга йөрәктән чыккан сүзләр язылган. Республика башкаласы төбәк Башлыгы Радий Хәбиров әйткәнчә, һәрвакыт “бәхетле кешеләр өчен иң кояшлы шәһәр” булсын!

 

Ирина Зиннәтуллина.

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: