+25 °С
Болытлы
Җәй – күпләр өчен отпуск чоры. Шулай да яллар беркайчан да артык булмый. Көннәр матур торганда, балалар, туганнар белән табигать кочагына чыгарга да, бакчада эш бетерергә дә була.
Июль аенда Башкортстанда яшәүчеләрне өч көн ял көтә. 9-11 июль көннәрендә республика халкы ял итәчәк.
Быел Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә. Шуңа күрә ялны дүшәмбегә күчерү турында карар кабул ителде.
8 июльдә, җомга көнне, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
Фото:botanichka.ru