Күгәрчен районы Күгәрчен урта мәктәбендә һәр елны җәйге каникуллар вакытында укучылар өчен көндезге лагерь оештырыла. Быел да анда көндезге ял итү үзәге гөрләп эшли.
— Мәктәп яны лагеренда быел 50 бала ял итә. Укучыларның ялын күңелле, мавыктыргыч итеп оештыру өчен мәктәп хезмәткәрләре: вожатыйлар, тәрбиячеләр, жыештыручылар, пешекчеләр барлык күңелләрен биреп, тырышып эшлиләр, — дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйрүзә Искәндәрова.
Ял итү үзәгендә укучыларның һәр көне фәһемле чаралар белән баетылган. Мәсәлән, табигать кочагына, авыл клубына, Зәйнәб Биишева музеена, районның янгын саклаучылар бүлегенә оештырылган экскурсияләр кызлар һәм малайларга аеруча ошаган. Шулай ук, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга багышланган кызыклы әңгәмәләр, районның, авылның горурлыгы— Русия герое —Мансур Миңнебай улы Рәфыйков белән очрашу укучыларда онытылмас хәтирәләр калдырган.
Әлбәттә, җәйге ялны спорт уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый. Көндезге лагерьда ял итүчеләр җәйге спартакиада, футбол, пионербол уеннарында бик теләп катнаша. А.С. Пушкин әсәрләренә әкиятләр, театрлаштырылган тамашалар, “Могжизалар кыры”, “Лагерьның Мисс һәм Мистеры” бәйгеләрендә укучылар җитезлектә, зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашкан.
Бик күп матур чараларга бай булган җәйге лагерь көннәре балаларга яңа уку елына җитәрлек көч-куәт, укуга дәрт өстәсен.