-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 ноябрь 2022, 15:15

Сабыйлар туган телдә сөйләшә!

Бүген “Әллүки”челәр Уфа районы Михайловка авылының “Ромашка” балалар бакчасында кунакта булды.

Сабыйлар туган телдә сөйләшә!
Сабыйлар туган телдә сөйләшә!

Агымдагы елда Уфа районының берничә балалар бакчасында татар-урыс телләрен өйрәнүгә нигезләнгән билингваль төркемнәр булдырылды. Аларның берсе Михайловка авылының “Ромашка” балалар бакчасында ачылды. Бүген без әлеге балалар бакчасы, коллективы һәм тәрбияләнүчеләре белән якыннан танышып кайттык.

1989 елда ишекләрен ачкан “Ромашка” балалар бакчасын 15 елдан артык яшь, эшлекле, бердәм, тырыш коллектив туплаган мөдир – Диана Руслан кызы Әхмәтдинова җитәкли. Бүгенге көндә “Ромашка” балалар бакчасындагы 12 төркемгә  545 сабый йөри. Алар тәрбияле, сәламәт, төрле яклап сәләтле булып үссен өчен 53 хезмәткәр көч сала. Шуларның 29ы – педагоглар.

Тәрбияче апалар балалар бакчасы һәр сабый өчен уңайлы булсын, алар һәрьяклап үсешсен, мәктәпкә ныклы әзерлек белән барсын, үз телен, туган җиренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен белеп үссен өчен тырыша. Биредә күптән түгел оештырылган “Йолдызчыклар” билингваль төркеме дә әнә шушы күркәм хезмәтнең нәтиҗәсе. 34 бала йөргән әлеге төркемне тәҗрибәле тәрбиячеләр – Зөлфия Тәлгать кызы Галиуллина һәм Розалия Галиәхмәт кызы Галиева җитәкли.

– Сентябрьдә ике телне үзләштерүгә нигезләнгән төркем булдырдык. Ата-аналар да бу яңалыкны шатланып кабул итте. Хәзер күпләрдә милли үзаң уяна башлады. Ата-аналар балаларының туган телдә сөйләшә, шигырьләр сөйли, җырлый белүен тели. Төркемдә эш башлауга әле ике генә ай вакыт үтсә дә, балаларның кызыксынуын, беренче уңышларын күреп сөенәбез, –  ди бакча мөдире Диана Руслан кызы.

Әлбәттә, бүгенге көндә телне саклау, аны балаларга җиткерү җиңелләрдән түгел. Тәрбиячеләр дә шундый фикердә. Ләкин яңа кызыклы алымнар кулланып, бу эшкә балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә җәлеп итеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

– Балаларның кайберләре “Көз бәйрәме”ндә татар телендә кыска гына шигырьләр сөйләп күрсәтте. Телне бөтенләй аңламаган Ромабыз да хәзер унга кадәр татарча саный белә, – ди “Йолдызчыклар” төркеме тәрбиячесе Зөлфия Тәлгать кызы. – Чынлыкта, балалар барысын да тиз ота. Аларның күзләрендәге очкын, кызыксынучанлык безне дә илһамланып эшләргә дәртләндерә. Җәйге ялга таралыр алдыннан әкият сәхнәләштереп, шушы вакыт эчендә өйрәнгәнне, һөнәрләребезне күрсәтербез дигән ниятебез бар.

– Балалар кызыклы уеннар, диалоглар корганны бик ярата.  Без саф һавада булган вакытта да аларның сүзлек байлыгын арттыру, телен шомарту өстендә эшлибез, - дип сүзгә кушыла Розалия Галиәхмәт кызы.  

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас, дигән борынгылар. “Йолдызчыклар” төременә йөрүче кызлар һәм малайлар да тәрбияче апалары салган якты эздән атлап, Тукай телендә сөйләшеп, тәртипле, әдәпле, туган телле булып үссен!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: