+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 ноябрь 2022, 10:30

Алар безгә Җиңү бүләк итте!

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Балтач районының Сәйтәк авылында обелиск ачылды.

Алар безгә Җиңү бүләк итте!
Алар безгә Җиңү бүләк итте!

Яу кырында ятып калган 197 сәйтәкленең һәм туган җиргә Җиңү яулап кайткан 145 яугирнең исемнәре уелган обелиск “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында, бердәм, тырыш, якташлык хисе көчле булган авылдашларның бердәм көче белән төзелгән.

Обелискны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, “Башкиравтодор” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Динар Вәлиев катнаштылар.

- Сәйтәк авылы халкының бердәм көче белән төзелгән хәтер мемориалын нәкъ бүген, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ачу, символик мәгънәгә ия. Бүген дә безнең егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша, алар да Шәйморатов, Доставалов батальоннары составында хәрби бурычларын үти, - диде тантананы ачып Илгиз Әхвәс улы. – Тыныч тормыш хакына гомерләрен аямаган якташларның истәлеген мәңгеләштерү яшьләргә, киләчәк буыннарга кирәк. Обелискны булдыруга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Сәйтәк авылы биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина авылдашларны зур эш башкарып чыгулары белән тәбрикләде. Обелискны төзүдә катнашкан барлык авылдашларга, иганәчеләргә рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатларын тапшырды.

- Бүген без яу кырында ятып калган, туган җиренә әйләнеп кайтып, фидакарь хезмәт иткән авылдашларның истәлегенә обелиск ачтык. Анда минем сугыштан ике аяксыз калып кайткан зур әтиемнең, әтиемнең, шулай ук Миңнегали Шәйморатовның үзе белән сугышта катнашкан кайнатамның да исемнәре уеп язылган. Бу эшне башкарырга без күптән хыялланган идек. Иске һәйкәлне күреп йөрәгем әрни иде. Ниһаять, бу зур эшне башкарып чыктык. Сәйтәк авылы халкы элек-электән юмарт, тырыш булуы белән дан тотты. Рәхмәт, авылдашлар! – диде авыл советы депутаты Гөлфизә Мөбәрәк кызы Саяпова.  

Авыл мәчете имам-хатибы Илдар Гаянов яу кырларын һәлак булган, сугыштан кайтып тыныч тормышта вафат булган авылдашлар рухына аять укыды, дога кылды.

Сәйтәк урта мәктәбе укучыларының матур чыгышлары тантаналы чарага бәйрәм рухы өстәде.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: