Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (гыйнвар-сентябрь) яңа гаилә тапкан балалар саны 4 процентка арткан.
“Балаларны гаиләгә урнаштыру вакытында булачак әти-әниләрне бу җитди адымга әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә төбәктә 16 тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе (ШПР) эшли, аларда гыйнвардан сентябрьгә кадәр 740 кеше бушлай белем алган. Мәктәпләрдә ел саен 1000гә якын кешене укытучы югары квалификацияле психологлар, табиблар һәм юристлар эшли”, — дип белдерде төбәкнең гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина.
Ведомствода искәртүләренчә, тәрбиягә бала алырга теләүче әти-әниләр өчен әзерлек мәктәбен үтү мәҗбүри шарт булып тора.
Фото:tambov.mk.ru