+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
14 ноябрь 2022, 09:50

Уфада Кыш бабай резиденциясе булачак!

Бу хакта башкала мэры Ратмир Мәүлиев белдерде.

Уфада Кыш бабай резиденциясе булачак!
Уфада Кыш бабай резиденциясе булачак!

Уфада Кыш бабай резиденциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта башкала мэры Ратмир Мәүлиев Business FM эфирында хәбәр итте.

Аны Агыйдел яры буенда урнаштырырга уйлыйлар.

Ратмир Мәүлиев аңлатып узганча, Уфа —  зур шәһәр һәм анда күп балалар үсә. Моннан тыш, республика башкаласына бик күп кунаклар килә. Барысы да Кыш бабай янына килеп, аннан бүләкләр алырга тели.

"Әлбәттә, балалар өчен бу бәйрәм. Бүген без аны урнаштыру урынын билгелибез. Мин үзем дә яр буена урнаштыру ягында — анда, шугалак бар, бу урынны Кыш бабай резиденциясе белән тагын да ямьләндереп җибәрергә мөмкин", — дип саный башкала мэры.

Якынча мәгълүматлар буенча, резиденция 25 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, Башкортстан башкаласына чын Кыш бабайны алып килергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Бөек Устюг белән сөйләшүләр бара, дип белдерә муниципалитет башлыгы.

 

Фото: yugopolis.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: