+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 ноябрь 2022, 16:45

Шагыйрьнең туган ягына сәяхәт

Туймазы районының Гафур урта мәктәбе укучысы Альмир Гыйбадуллинның бик зур хыялы бар.

Шагыйрьнең туган ягына сәяхәт
Шагыйрьнең туган ягына сәяхәт

Мин татар теле һәм әдәбиятын яратып өйрәнәм. 1нче сыйныфта Кыш бабайга хат язу конкурсында катнашып, Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы гармун" исемле китабы белән бүләкләндем.

Күптән түгел, әнием һәм әбием белән бергәләп, Бишбүләк районының Ает авылында – Фатих Кәримнең музеенда булдым. Миңа музейда бик ошады. Монда шагыйрьнең тормышына, иҗатына, сугыш елларындагы әдәби эшчәнлегенә багышланган экспонатлар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе оештырылган.

Минем әбием бу музейда 1982 елда булган һәм 40 елдан соң ул янә шушы музейда! Музей бинасы үз урынында, әмма хәзер инде ул заманча итеп эшләнгән. Бигрәк тә кино карау залы яңа техника белән баетылган. Компьютерга тоташтырылган экраннарда видеоязмалар чыгып тора, үзеңә кирәкле өлешне кире карарга да була.

Минем киләчәктә зур хыялым бар –  батыр сугышчының һәлак булган һәм аның кабер ташы куелган җирне барып күрү.

"Илләр тыныч булсын, улым, Аллаһ боерса, Калининград шәһәренә дә алып барырмын үзеңне",  –  ди әбием.

Альмир Гыйбадуллин,

3 нче сыйныф укучысы.

Туймазы районы Гафур урта мәктәбе.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: