+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 декабрь 2022, 20:10

Уфага Кыш бабай килде

Тылсымчы бабай поезды Бөек Устюгтан 22 октябрьдә юлга чыккан иде.

Уфага Кыш бабай килде
Уфага Кыш бабай килде

Бүген, 7 декабрьдә, Уфага Бөек Устюгтан беренче тапкыр Яңа ел тылсымчысы килде. Кыш бабайны, Кар кызын, киләсе ел символы — Куянны уфалылар  бик шатланып каршы алды.

 Әкият кунакларын шулай ук Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Алан Марзаев, мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахматуллин, Куйбышев магистрале начальнигы Вячеслав Дмитриев каршы алды.

Поезд туктап торган вакытта “Дуслык” балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре төрле осталык дәресләре үткәрде. Вокзал яны мәйданында Уфа балалар филармониясенең иҗат командасы интерактив концерт-уен программасы уздырды.

Исегезгә төшерәбез, 19 вагоннан торган состав 22 октябрьдә Бөек Устюгтан кузгалып китте һәм ул Владивостокка бара. Поезд юлда барлыгы 85 көн булачак. Анда кабул итү бүлмәсе, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен "Әкият авылы” вагоны, вагон-ресторан һәм вагон-кибет бар. Бәйрәм поезды башында паровоз бара, ул гирляндлар белән бизәлгән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: