-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 декабрь 2022, 20:35

Эстафета "Әллүки"дән башланды!

2023 елның беренче яртысына язылу кампаниясе кысаларында "Республика Башкортостан" нәшрият йорты "Добрая подписка" акциясен игълан итте. Без дә җитәкчеләрне, эшкуарларны һәм битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрне "Добрая подписка" акциясенә кушылырга чакырабыз.

Эстафета "Әллүки"дән башланды!
Эстафета "Әллүки"дән башланды!

2023 елның беренче яртысына язылу кампаниясе кысаларында "Республика Башкортостан" нәшрият йорты "Добрая подписка" акциясен игълан итте.

"Республика Башкортостан" нәшрият йорты генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев агымдагы елның көзендә мобилизацияләнгән хезмәткәрнең гаиләсенә " Өмет" гәзитенә һәм "Кызыл таң" канаты астында чыгып килүче "Әллүки" балалар журналына язылу бүләк итте.

Рәсүл Рәүф улы әлеге кырыс вакытта укучылар ышанычлы чыганаклардан сыйфатлы мәгълүмат алырга тиеш, дип исәпли. Ул мондый акцияләрнең хезмәттәшләребезгә, һичшиксез, рухи ярдәм күрсәтүен ассызыклый.

 Рәсүл Сәфәргалиев язылу эстафетасын Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизовка тапшыра.

Без дә җитәкчеләрне, эшкуарларны һәм битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрне "Добрая подписка" акциясенә кушылырга чакырабыз. Моның өчен "Республика Башкортостан" нәшрият йорты басмаларына почта бүлекчәсе аша яисә https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сылтамасы буенча язылып, социаль челтәрләрдә түбәндәге хештэглар белән пост урнаштырыгыз: #zанаших, #подпишьие выиграй, #добраяподписка.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: