+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 декабрь 2022, 12:20

Яна Чурикова Нагиевны кабатлыймы?

Беренче каналда "Голос. Дети” телевизион тапшыруы кискен үзгәрешләр белән башланды.

Яна Чурикова Нагиевны кабатлыймы?
Яна Чурикова Нагиевны кабатлыймы?

"Голос. Дети” популяр проектның юбилей сезоны старт алды. Бу юлы телешоуда — яңа алып баручы һәм яңа остаз.

Иҗат ялы алган Дмитрий Нагиев үзенең урынын Яна Чуриковага калдырды. Билгеле алып баручы тамашачыларны яңа сезонда күп кенә кызыклы нәрсәләр көтәчәге турында вәгъдә итте.

Сәхнәдә Яна Чурикова үзен бик иркен тота һәм хезмәттәшенә бернәрсә белән дә оттырмый кебек. Тик менә сәхнә артында катнашучы балалар белән аралашканда ул Нагиевны уздыра алмый: алып баручыга бераз гына кыюлык җитеп бетми, балалар белән үзен “аларча” тотарга тырыша һәм хәтта кайчагында Дмитрийның сүзләре белән дә сөйләп куя.

Ә менә җырчы МакЅим аңа кадәр популяр проектның остазы булган Светлана Лободаны кабатларга тырышмый. Егор Крид Маринаны (йолдызның чын исеме) күптән көткәннәрен билгеләп үтте, шуңа күрә аның килүенә бик шат булуларын белдерде.

 

Фото: img.gazeta.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: